Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хәрәкәтчән уеннар белән шөгыльләнәләр. Социаль хезмәтләр алучылар, белгечләр җитәкчелегендә, музыкаль озату астында, аякларын, кулларын, иңбашларын, муенын һәм башын төрлечә хәрәкәтләндерәләр.
Бу юлы якынлашып килүче көз турында музыка сайладылар. Диванда утырган килеш хәрәкәтләр белән яңгыраган тактка эләгергә тырыштылар, таныш көйләргә кушылып җырладылар, җыр сүзләрен искә төшерделәр.
«Мондый дәресләр вакытында өлкәннәр хәрәкәт һәм когнитив сәләтләрен күнектерәләр, хәрәкәт шатлыгын тоярга өйрәнәләр. Мондый музыкаль зарядкаларны яңгыраган музыка турында фикер алышу белән тулыландырабыз, аның астында шигырьләр укыйбыз. Мондый комплекслы тернәкләндерү яхшы нәтиҗәләр бирә», – дип билгеләп үтә белгеч Наталья Котова.