Биектау районында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Алия Нигъмәтҗанова «Тормыш позитивта» дигән акция үткәрде.
Бер ай дәвамында үз-үзеңне ышанычлы тотуны формалаштыруга, агрессияне бетерү ысулларын өйрәнүгә, уңай фикерләү һәм коммуникатив күнекмәләр формалаштыруга, эмоциональ сизгерлекне үстерүгә, стресслы ситуацияләрдә үз-үзеңне тоту стратегияләренә өйрәтүгә һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерүгә юнәлдерелгән чаралар үткәрелде.
Шулай ук балалар һәм өлкәннәргә ышаныч телефоннары номерларын искә төшерделәр.