Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы авиаһаләкәт нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнары һәм гаиләләренә Министрлар Кабинеты резерв фондыннан 1 миллион сум күләмендә матди ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Бүгенге көнгә Министрлык тарафыннан 22 һәлак булган гражданның туганнарына ярдәм күрсәтелгән иде.
Хәзерге вакытта башка гаиләләрдән, шулай ук чит ил гражданнарының гаиләләреннән дә кирәкле документлар җыю дәвам итә.