«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә савыктыру мастер-классы узды

2025 елның 15 августы, җомга

13 августта Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучылар өчен мастер-класс үткәрелде. Дәрес буын авыруларын профилактикалауга, мускул корсетын ныгытуга, даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнүгә тотрыклы гадәт формалаштыруга юнәлдерелгән.

Дәрес башында инструктор сулыш алу гимнастикасы үткәрде. Аннары катнашучыларга массаж тубы белән күнегүләр комплексы тәкъдим ителде. Социаль хезмәтләр алучылар инструктор тәкъдим иткән барлык күнегүләрне дә рәхәтләнеп башкардылар һәм киләчәктә дә аларны өй шартларында башкарырга тырышачакларын әйттеләр.

Мастер-класста җиде кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International