Алабугада "Чыгарылыш сыйныф укучысы-2014" дигән акция дәвам итә

2013 елның 22 ноябре, җомга
Бүген Алабуга шәһәрендә профильле маршрутлар буенча чираттагы экскурсияләр уздырылган. 120дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы шәһәрнең 7 предприятие һәм оешмасында булып кайтканнар. Һәр мәктәп үз маршруты буенча хәрәкәт иткән.  Мисал өчен, укучылар "Форд Соллерс Алабуга" һәм "ЕлАЗ"да булганнар, «КамПолиБЭГ», «Алабуга азык комбинаты», «Эссен Продакшн АГ» кебек оешмаларны карап узганнар. Укучыларны  шулай ук шәһәр поликлиникасы, Алабуга хәбәрләр хезмәте, "Яңа Кама" һәм "Алабуга нуры" газетасы редакциясе эшчәнлеге белән дә таныштырганнар.
Исегезгә төшерик, әлеге экскурсияләр "Чыгарылыш сыйныф укучысы-2014" акциясе кысаларында оештырыла. Төп максаты исә укучыларны  хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган, бигрәк тә эшче-инженер белгечлекләренә укырга җәлеп итүдән гыйбарәт.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International