Лениногорск районында яшүсмерләр өчен түгәрәк өстәл оештырдылар

2025 елның 8 августы, җомга

Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Зилә Садыйкова балигъ булмаган балалар өчен түгәрәк өстәл оештырды.

Чараның максаты балигъ булмаганнарның үз хисләрен һәм ихтыяҗларын белдерүнең мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттырудан, шулай ук нәтиҗәле аралашу күнекмәләрен формалаштырудан һәм авыр ситуацияләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә белүдән гыйбарәт иде.

Психолог ышаныч телефоны турында сөйләде. Катнашучылар 8-800-2000-122 номеры буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә мөмкин икәнлеген белделәр, үз мөрәҗәгатьләреңне ничек дөрес итеп формалаштырырга һәм консультациядән нәрсә көтәргә кирәклеге турында киңәшләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International