Бүгенге көндә "Боинг" самолеты авиаһәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булган 11 кешенең туганнарына матди ярдәм күрсәтелгән

2013 елның 21 ноябре, пәнҗешәмбе
ТР Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  "Боинг" самолеты авиаһәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарына ТР Министрлар Кабинеты резерв фондыннан матди ярдәм күрсәтеләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. 21 ноябрь 16.00  сәгатькә булган мәгълүматка караганда  11 кешенең туганнарына матди ярдәм күрсәтелгән. Түләүләрне рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар җыю эше дәвам итә.
Билгеләп үтик, ТР Хезмәт,  халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы  матди ярдәм күрсәтү  эшләрен сишәмбе, 19 ноябрьдән башлап җибәрде.
Бу мәсьәләгә кагылышлы барлык кирәкле хокукый-норматив актлар белән әлеге сылтама аша узып танышырга мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/info.php?id=590307. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International