Югары Ослан районында «Яшүсмер» акциясе кысаларында чираттагы рейд узды

2025 елның 6 августы, чәршәмбе

Чара барышында 13 торак пунктта 53 балигъ булмаган бала яшәгән 27 гаиләгә бардылар.

Рейдның максаты яшүсмерләр белән көндәлек тормышта очрашырга мөмкин булган куркынычларны һәм проблемаларны ачыклауга юнәлдерелгән профилактик әңгәмәләр уздыру иде. Белгечләр янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр, өйләрдә автоматик янгын хәбәрчеләренең булуын һәм эшкә яраклылыгын тикшерделәр.

Моннан тыш, чарада катнашучыларга җәйге каникул вакытында эшкә урнашу мөмкинлекләре тәкъдим ителде. Ахырда балигъ булмаганнар палаткалы лагерьга юлламалар турында мәгълүмат алдылар.

Мондый чаралар яшьләр белән хезмәттәшлекне җайга салырга, аларның имин һәм социаль актив үсешенә ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International