Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү-коткару бүлегендә булдылар.
Балаларны часть начальнигы урынбасары Зөлфәт Җиһангиров каршы алды. Ул яшь кунаклар өчен куркынычсызлык техникасы буенча мавыктыргыч инструктаж үткәрде, җәйге чорда янгын чыгуның сәбәпләренә игътибарны юнәлтте.
Экскурсия файдалы гына түгел, мавыктыргыч та булып чыкты. Балалар янгын сүндерү часте төзелеше белән кызыксынып таныштылар, заманча янгын сүндерү машиналарын карадылар һәм аларның эш принциплары турында белделәр. Махсус костюмнар һәм саклану чаралары аеруча кызыксыну уятты.
Балаларга төтенле биналарда кулланыла торган янгын сүндерү җиңсәләрен, инструментларны һәм коткару аппаратларын күрсәттеләр.
Мондый чаралар балаларга янгын сүндерүче һөнәре белән якыннан танышырга гына түгел, ут белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләрен дә ныгытырга ярдәм итә.