Ел саен 80 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче гражданнарны карап чыгу кысаларында эшче төркем Тукай районының Иске Дюш авыл җирлеге территориясендә гражданнарны карап чыкты. Эшче төркем составына «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль эш буенча белгече, гадәттән тыш хәлләр министрлыгының территориаль хезмәте, газ хезмәте хезмәткәрләре керде.
Һәр өлкән кеше белән янгын куркынычсызлыгы һәм электр көнкүреш приборларын, газ җиһазларын куркынычсыз куллану буенча инструктаж үткәрелде. Күчмә чаралар йомгаклары буенча актлар төзелде.