23 июльдә Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Мария Исаева «СПИДка каршы 21 гасыр яшьләре» акциясе үткәрде. Анда балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар катнашты.
Акция листовкалар һәм буклетлар таратудан гыйбарәт иде. Белгеч проблеманың һәркемгә кагылуы турындагы фикерне җиткерергә тырышты, чөнки вирус теләсә кайсы кеше организмына эләгә ала, сәламәт яшәү рәвеше алып баруның мөһимлеген искәртте.
Акциядә катнашучы өлкәннәр яшүсмерләр белән әңгәмә барышында үсеп килүче буынга мондый мөһим проблема турында ни дәрәҗәдә мәгълүмат бирелүенә гаҗәпләнделәр.