Минзәлә муниципаль районы территориясендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү кысаларында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшнең районара бүлеге башлыгы Альберт Тимерханов белән берлектә ведомствоара патронажда торучы гаиләләрнең яшәү урыннарына профилактик рейд үткәрделәр.
Рейд барышында фатирларны һәм йортларны янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килү-килмәвен тикшерделәр, ачыкланган бозуларны бетерү буенча киңәшләр бирделәр. Гражданнарга автоном янгын хәбәрчеләреннән файдалану кагыйдәләре турында сөйләделәр. Шулай ук кисәтү характерындагы янгын куркынычсызлыгы буенча белешмәләр таратылды.