Өлкән яшьтәгеләр гарденотерапия белән шөгыльләнүнең файдасын билгелиләр

2025 елның 21 июле, дүшәмбе

«Гаилә» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәткәрләр «Гарденотерапия» инновацион технологиясен актив кулланалар.

Табигать һәм үсемлекләр дөньясы белән үзара хезмәттәшлеккә нигезләнгән бу алым социаль хезмәтләр алучыларның эмоциональ халәтен һәм гомуми иминлеген яхшыртуга юнәлдерелгән. Гарденотерапия үз эченә яшелләндерү, үсемлекләрне карау һәм клиентлар йортларында уңайлы яшел почмаклар булдыруны ала.

Социаль хезмәтләр алучылар гарденотерапиянең үз кәефләренә һәм гомуми сәламәтлек торышына уңай йогынты ясавын билгеләп үтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International