Ютазы районында юбиляр гаиләләр гаилә бәхете серләре белән уртаклаштылар

2025 елның 16 июле, чәршәмбе

Ютазы районында «Гаилә» милли проекты кысаларында ныклы гаилә бәйләнешләренә багышланган «Минем гаилә» түгәрәк өстәле оештырылды.

Чарага 45, 50 һәм 55 ел законлы никахта яшәгән юбиляр гаиләләр чакырылган иде. Кунаклар рәхәтләнеп үзләренең тормыш тарихлары белән уртаклаштылар, балачакларын искә төшерделәр. Әңгәмә барышында гаиләләргә ярдәм итү, балаларны тәрбияләү һәм традицияләрне саклау белән бәйле мөһим мәсьәләләр күтәрелде.

Чәй эчкәндә юбилярлар романтик күрешү вакытларын, туйларын искә төшерделәр, гаилә тормышы һәм хезмәт көннәре турында сөйләделәр. Алар балалары, оныклары, оныкчыклары, аларның уңышлары һәм казанышлары турында горурланып сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International