Интернат-йортларда яшәүчеләр өчен кызыклы экскурсияләр оештырыла

2025 елның 15 июле, сишәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла торган «Актив озын гомерлелек» программасы буенча Җәлил өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр Сарман авылындагы Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Фондны саклаучы экспонатлар тарихын сөйләде.

Сәфәр интернат-йортта тәрбияләнүчеләрнең ялын төрлеләндереп кенә калмады, туган як тарихына кагылырга, героик үткәннәрне искә төшерергә мөмкинлек бирде. Күпләр шәхси хатирәләре һәм әти-әниләренең сугыш турында сөйләгәннәре белән уртаклаштылар, бу сәяхәтне аеруча күңелгә үтеп керерлек итте. Тәрбиячеләр хәрәкәт иткәндә ярдәм таләп ителгәннәргә булыштылар, барысы өчен дә уңайлы атмосфера тудырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International