Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшли. Атна саен бу линиягә 7-8 мөрәҗәгать килә. Аларның 80 % якыны белем алу һәм яңа күнекмәләр алу мәсьәләләре белән бәйле. Бу хакта махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча чемпионатка багышланган матбугат конференциясендә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова сөйләде. Ярышлар Казанда 25–29 июльдә узачак.
«Кадрлар» илкүләм проекты кысаларында Татарстанда биш меңгә якын граждан 122 белем бирү программасы буенча белем ала ала. Махсус хәрби операциядә катнашучылар шулай ук мәшгульлеккә ярдәм итү программасы кысаларында белем алу мөмкинлегенә ия, ул илкүләм проектта каралмаган курсларны үз эченә ала. Мондый курсларга, мәсәлән, машина йөртүчеләр һәм газ котельныйлары операторларын әзерләү керә. Индивидуаль укыту эш бирүчеләрнең заявкалары буенча оештырыла һәм республика бюджетыннан финанслана», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.
Клара Таҗетдинова ассызыклаганча, «Абилимпикс» чемпионатын уздыру мөһим юнәлеш булачак, чөнки МХО катнашучылары арасында зур кызыксыну уята торган компетенцияләр җыелмасы гражданнарның бу категориясенә нәрсә кызыклы икәнен яхшырак аңларга һәм укытуны оештыру юнәлешләрен билгеләргә ярдәм итәчәк.
Кайнар линия телефоны: 8 (843) 564-11-11. Шалтыратулар эш көннәрендә кабул ителә.