Әлмәттә «Яшүсмер» операциясе кысаларында рейдлар уздырдылар

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

«Яшүсмер» ведомствоара операциясен уздыру кысаларында Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре профилактика субъектлары белән бергә социаль хезмәт алучы гаиләләр буенча рейдлар оештырды.

Бу инициативаның төп бурычларыннан берсе – балалар өчен имин яшәү шартларын тәэмин итү, бу социаль яклау органнары эшендә өстенлек булып тора. Рейд барышында белгечләр күзәтү астында булган гаиләләр йортларындагы автоматик төтен хәбәрчеләренең эшләвен тикшерделәр. Җиһазлары булмаган гаиләләргә яңа янгын хәбәрчеләре бирелде. Шулай ук гаиләләр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәреннән янгын куркынычсызлыгының төп кагыйдәләре белән белешмәлек алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International