«Тәтеш балкышы» үзәге белгечләре «Гаилә» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыралар

2025 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

«Гаилә» илкүләм проекты һәм гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия хокукый ярдәм атналыгы кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрнең, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләрнең актуаль мәсьәләләре» темасына түгәрәк өстәл уздырылды.

Түгәрәк өстәл барышында социаль яклау бүлеге, социаль фонд, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, «Тәтеш балкышы» үзәге җитәкчеләре гаиләләргә кагылышлы законнардагы үзгәрешләр турында сөйләделәр, шулай ук катнашучыларның актуаль сорауларына җаваплар бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International