Казанда 29 кешене эшле иткәннәр

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Бүген Идел буе халыкны эш белән тәэмин итү комплекслы үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе үткәрелгән. Чарада Казан синтетик каучук заводы, "Чиста дөнья" ИК ҖЧҖ, "Евробетонгрупп" ҖЧҖ, Идел буе һәм Вахитов районы буенча хәрби комиссариат бүлеге катнашкан. Ярминкәгә килүчеләргә 228 вакансия тәкъдим ителгән.
Чарага 286 кеше килгән, шуларның 29 на эш урыннарына юллама тапшырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International