Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырганнар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Бүген Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һәм мәгариф идарәсе тарафыннан шәһәрнең чыгарылыш сыйныф укучылары өчен  һөнәри юнәлеш бирүче чара уздырылган. Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе укучылары бу көнне "Нефтемаш Азнакай заводы" ААҖ, Ветеринар берләшмә, Актүбә төзелеш-монтаж идарәсе, "Мәктәп туклану комбинаты", "Азнакай сөте" кебек предприятиеләрдә экскурсиядә булганнар. Җитәкчеләр, хезмәткәрләр белән аралашканнар.
Үзәк белгечләре сүзләренә караганда, киләчәктә мондый экскурсияләрне атна саен үткәрү күздә тотыла. Чираттагы экскурсияләр Азнакай үзәк сырхауханәсе, "Татнефть" кадрлар әзерләү үзәге Азнакай филиалына булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International