"Аталар союзы"ның Балтач бүлеге вәкиле Архангельск өлкәсендә узган IV Аталар форумында катнашкан

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Архангельск өлкәсендә  IV  аталар форумы булып узган. Биредә Татарстан Республикасыннан вәкил буларак  "Аталар союзы"ның Балтач бүлеге җитәкчесе урынбасары Рафис Хәкимов катнашкан.  Ул форумда  "Балтач районы "Аталар союзы" иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге" дигән темага  чыгыш ясаган. "Замыкая круг" дигән җыр башкарганда исә аңа бөтен зал  кушылып җырлаган.  Үзе белән алып килгән түбәтәй һәм чәк-чәкләр дә катнашучыларны битараф калдырмаган.
Билгеләп үтик, 2009 нчы елдан бирле Татарстанның "Аталар союзы" иҗтимагый оешмасын  ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин җитәкли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International