Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәгариф органнары вәкилләре белән очрашканнар

2013 елның 19 ноябре, сишәмбе
Шушы көннәрдә Азнакай халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "1 сентябрь" дигән газета һәм "Икътисад югары мәктәбе" белгечләре белән очрашканнар. Чара Азнакайның 4 нче шәһәр көллиятендә узган.
Очрашуның максаты эш белән тәэмин итү үзәге һәм мәгариф учреждениеләре арасында эшче һөнәрләрне популярлаштыру мәсьәләсе буенча хезмәттәшлек итү һәм  уку-укыту процессы тәҗрибәсен җәелдерүдән гыйбарәт  булган.
Чарада шулай ук күчмә мәшгульлек үзәге мөмкинлекләре хакында да сөйләгәннәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International