Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кызыклы мастер-класс узды. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә социаль хезмәтләр алучылар азык-төлектән башмак ясадылар. Иҗат өчен казылык, сыр, зәйтүн, батон һәм яшел салат кулландылар.
Һәркемнең үзенчәлекле тәмле кул эшләре килеп чыкты, соңыннан мастер-класста катнашучылар аларны рәхәтләнеп татып карадылар.
«Фуд-арт технологиясе – безнең социаль хезмәтләр алучыларның иң яраткан технологияләренең берсе. Без аны инде берничә ел кулланабыз һәм яхшы нәтиҗәләр күрәбез: тәрбияләнүчеләрдә кул моторикасы, фантазия үсә, социаль-көнкүреш күнекмәләр камилләшә һәм торгызыла. Болар барысы да социаль хезмәтләр алучыларның тернәкләнү потенциалын арттыра, аларның актив озын гомерлек чорын озайтырга ярдәм итә», – ди Наталья Котова.