Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләрне шахмат һәм шашка уйнарга өйрәтәләр

2025 елның 27 июне, җомга

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында шахмат һәм шашка белән мавыгалар. Өлкәннәр белән дәресләрне «көмеш» волонтер, яшүсмерләр-яшьләр клубы тренеры Александр Картапов үткәрә. Атнага бер тапкыр ул интернат-йортка килә һәм анда яшәүчеләргә бушлай дәресләр бирә, шул исәптән кичке вакытта да.

Социаль хезмәтләр алучылар арасында аклы-каралы такталар артыннан көрәшергә теләүчеләр саны арта бара. Алар арасында Римма Лапина, тыл хезмәтчәне Лариса Отставнова, Владимир Абросимов, Нина Майорова, Булатов Рамил бар. Интернат-йортта еш кына мини-турнирлар да оештыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International