Россия Федерациясенең Пенсия һәм социаль иминият фонды тарафыннан «Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары булдыру (җиһазлау) максатларында субсидияләр бирү тәртибе турында карарны раслау хакында» 2712 номерлы боерык чыгарылды. Ул агымдагы елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде һәм 2027 елның 1 гыйнварына кадәр гамәлдә.
Боерык белән I һәм II төркем инвалидлар, инвалид хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен яңа булдырыла торган эш урыннарын җиһазлауга эш бирүчеләргә дәүләт ярдәме күрсәтү каралган. Махсус җиһазлар, техник җайланмалар, махсус җиһазлар сатып алу, монтажлау һәм урнаштыру, шул исәптән өйдә эшләү чыгымнары өлешчә каплана.
Эш бирүчене субсидия алу реестрына кертү өчен инвалидны тулы эш вакыты шартларында кимендә 6 айга төзелгән хезмәт килешүе нигезендә, мәшгульлек хезмәте юлламасы буенча эшкә урнаштыру зарур.
Эш бирүче инвалид белән хезмәт килешүен имзалаганнан соң өч ай эчендә үз эшчәнлеген башкару урыны буенча мәшгульлек хезмәтенә субсидия алу өчен гариза җибәрә.
Субсидия күләме I һәм II төркем инвалидларның эш урынын оештыруга расланган чыгымнар суммасына тигез, әмма 200 мең сумнан артмый.