Шушы көннәрдә Әлмәт районы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы «Тәрәзәдән күренеш» метафорик ассоциатив карталарын кулланып дәрес үткәрде. Очрашу «Гаилә» илкүләм проектын һәм аның составына керүче «Гаиләгә ярдәм» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уздырылды.
Чара яшерен тискәре хис-кичерешләрне, шулай ук шәхесара мөнәсәбәтләр өлкәсендә төрле кичерешләрне һәм булган конфликтларны ачыклауга юнәлдерелгән. Чара кунаклары мавыктыргыч иҗади дәрестә катнаштылар, анда үз хис-кичерешләрен белдерү мөмкинлеге алдылар. Һәркем үзе турында ниндидер яңа нәрсә белде.