17 июньдә Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгече Анастасия Лепихина 13 нче социаль участокта «Ышаныч телефонына әйе дип әйт» дигән агарту акциясе оештырды. Чараның максаты балигъ булмаган балаларга тәүлек буе эшләүче аноним психологик ярдәм хезмәтеннән файдалану мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү иде.
Балаларга ышаныч телефонының эш принципларын аңлаттылар. Катнашучылар шулай ук мәгълүмати материаллар алдылар.