Әлмәттә социаль хезмәткәрләрне бүләкләү булды

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

11 июнь көнне Әлмәтнең Яшьләр үзәгендә социаль яклау хезмәткәрләрен котладылар. Катнашучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Гүзәл Хәбетдинова котлады.

Котлаулар белән шулай ук район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гәрәев һәм Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин чыгыш ясадылар.

Казанышларын һәм намуслы хезмәтләрен тану йөзеннән иң яхшы хезмәткәрләргә мактау грамоталары тапшырылды. Тантаналы өлеш матур концерт программасы белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International