11 июньдә «Йолдызлык» мәдәни үсеш үзәгендә Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган тантаналы чара узды.
Алабуга муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев социаль өлкә хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре Любовь Рожинага, Юлия Хайминага, Альбина Елизовага һәм Анжелла Шапочкинага Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мактау грамоталарын тапшырды.
Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте студентлары, шәһәрнең иҗат коллективлары концерт программасы бүләк иттеләр. Барлык катнашучыларны җылы сүзләр белән Ветераннар советы рәисе Геннадий Баганов котлады.
Башкарма комитет җитәкчесенең социаль үсеш буенча урынбасары Елена Мерзон тернәкләндерү үзәгенең иң яхшы хезмәткәрләренә күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре, һөнәри осталыклары һәм үз вазифаларын намус белән башкарганнары өчен ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.