Яр Чаллының "Ышаныч" үзәге проекты республика социаль проектлар конкурсында җиңүче дип табылган

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
Яр Чаллының "Ышаныч" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең "Әни булам" дип исемләнгән  проекты "Ритэк" республика социаль проектлар конкурсында  җиңүче дип табылган. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен үзәк 83636 сум акча откан.
Ул яшь аналар тарафыннан яңа туган балалардан баш тарту очракларын киметүгә юнәлдерелгән. Шуның өчен авырлы хатын-кызларга социаль-психологик ярдәм күрсәтү, шәхси консультацияләр уздыру кебек чаралар үткәрү планлаштырыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International