2013елның 17 ноябрендә “Боинг 737-500” самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучыларның гаиләләренә 1млн.сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк

2013 елның 18 ноябре, дүшәмбе
 “Казан” халыкара аэропортында “Боинг 737-500” самолеты һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булучыларның гаиләләренә 1млн. сум күләмендә матди ярдәм биреләчәк. Акча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фондыннан түләнә.
Министрлар Кабинетының 2308 нче карарын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков имзалаган.

“2013елның 17 ноябрендә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг 737-500” самолеты һәлакәтендә һәлак булучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының резерв фонды акчасы хисабына һава судносының һәлак булган пассажирларының гаиләләренә 1млн. сум күләмендә бер тапкыр матди ярдәм түләргә (һәрбер һәлак булучыга), - диелә ТР Министрлар Кабинеты карары текстында.

ТР Финанс министрлыгына, һава судносының һәлак булган пассажирлары гаиләләренә түләү өчен, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына 50млн. сум акча күчерү йөкләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International