«Гаилә» милли проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ел саен үткәрелә торган «Без бергә!» халыкара фестиваль-конкурс лауреатларын бүләкләү булды. Конкурста Денис Рязанов һәм Илья Курков катнашты.
Конкурс йомгаклары буенча Илья Курков «Гамәли сәнгать иҗаты» номинациясендә 1 нче дәрәҗә лауреат дип танылды. Аның җитәкчесе Наил Гафаров фестивальдә катнашучыны яхшы әзерләгәне өчен рәхмәт хаты алды.
Данис Рязапов конкурста «Нәфис уку» һәм «Гамәли сәнгать иҗаты» номинацияләрендә катнашты. Ике номинациядә дә ул 2 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.