Казанда социаль тармак вәкилләрен бүләкләделәр

2025 елның 9 июне, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль өлкә хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды. Чара Социаль хезмәткәрләр көненә багышланган иде.

Бүләкләрне «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторлары һәм социаль тармак вәкилләре алды: Людмила Симонова, Жанна Рыжова, Фәүзия Фәрхетдинова, Светлана Алексеенко, Наталия Сергеева, Гөлнар Шакирянова, Айгөл Баһавиева, Зоя Волкова, Рәмис Галиев, Делара Закирова, Кирилл Мокшин.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов «Гаилә» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасының 18 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесен Lada Granta һәм Lada Largus автомобильләре белән тәэмин итүгә сертификат тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International