Балаларны яклау көнендә Арчада «Мин Арча баласы» фестивале узды. Концертта «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр чыгыш ясады.
Чара кысаларында мастер-класслар, уен конкурслары белән мәйданчыклар оештырылды. Фестивальнең төп мәйданчыгында «Абилимпикс» чемпионаты җиңүчеләрен һәм катнашучыларын бүләкләү булды. «Өмет чаткысы» үзәге директоры Гөлсинә Шәйхелисламова балаларга истәлекле бүләкләр тапшырды һәм киләсе конкурсларда җиңүләр теләде.