«Өмет» үзәге психологы балигъ булмаганнар белән өйрәтү уеннары үткәрә

2025 елның 2 июне, дүшәмбе

Балаларга карата мәрхәмәтсез мөгамәләне кисәтү программасы кысаларында Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль участокларда «Үз-үзеңне тотышыңны көйләү күнекмәләренә өйрәтү» дигән темага дәресләр үткәрде. Чараларда куркыныч төркеменә керүче балигъ булмаганнар һәм социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Уен формасында балаларны хис-кичерешләр белән көрәшергә, үз-үзләрен тотышларын контрольдә тотарга өйрәттеләр. Балалар белән уен күнегүләре үткәрелде. Шулай ук һәр катнашучыга үз кәефен ясарга һәм аның турында сөйләргә тәкъдим ителде.

Уен формасындагы дәресләр балаларга үзләренең эмоциональ халәтләре турында җиңел һәм аңлаешлы итеп сөйләргә ярдәм итә, киеренкелекне киметә һәм психологик җайлашуны арттыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International