«Тәтеш балкышы» үзәге белгечләре «Гаилә» илкүләм проекты чараларын гамәлгә ашыралар

2025 елның 30 мае, җомга

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен чара оештырды. Ул Халыкара балаларны яклау көненә багышланган.

Бу бәйрәм күптән көтелгән җәйге ялның күңелле башлангычы булды. Балалар «Беренчеләр хәрәкәте» җитәкчесе һәм активисты оештырган конкурсларда бик теләп катнаштылар. Үзәк директоры Лилия Анисимова барлык балаларга да яхшы кәеф, имин җәйге яллар теләде.

«Россельхозбанк» АҖ Татарстан төбәк филиалының Тәтеш шәһәрендәге өстәмә офисы идарәчесе Наталья Рыжова быел да балаларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ләлә Кәдермәтова исеменнән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да татлы бүләкләр һәм шарлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International