Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына гамәлгә ашырыла торган 2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге психологы Алия Нигъмәтҗанова социаль хезмәт алучылар белән «Минем гаиләмдә шатлык» темасына дәрес үткәрде.
Эштә үтә күренмәле мольберт белән арт-терапевтик комплекс кулланылды, ул гаилә белән эшләү өчен уникаль корал булып тора. Рәсем ясау барышында балаларда коммуникатив күнекмәләр формалаша, вак моторика үсә, куркулар бетә, үз-үзеңә ышаныч үсә. Ата-ананың психологик киртәләре бетә, бала белән нәтиҗәле аралашу күнекмәләре үсә. Үзара хезмәттәшлекнең уңай тәҗрибәсе буларак уртак рәсем барлыкка килә.