"Гаилә" үзәге белгечләре Әниләр өчен бәйрәм чарасы уздырганнар

2013 елның 15 ноябре, җомга
Бүген Республика  "Гаилә" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм мәгълүмати-методик үзәге тарафыннан  "Иң гүзәл Әниләргә" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткән. Чара  Казан шәһәренең 1 нче номерлы балалар хастаханәсендә якынлашып килүче Халыкара Әниләр көне кысаларында уздырылган.
Психологлар килгән кунаклар өчен төрледән-төрле гаилә тренинглары, ә балалар өчен уеннар оештырганнар. Чара ахырында исә кунаклар тәм-томнар белән тулы бәйрәм өстәле артына  чакырылган. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International