Социаль приютлар белгечләре балигъ булмаганнарны озата бару мәсьәләләрендә квалификацияләрен күтәрделәр

2025 елның 26 мае, дүшәмбе

Балалар хокукларын яклау өлкәсендә эшләүче органнар һәм оешмаларның белгечләрен әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрү системасын оештыру 2027 елга кадәрге чорга Балачак унъеллыгы кысаларында уздырыла торган төп чаралар планының мөһим юнәлеше булып тора.

Балигъ булмаганнарга психологик-педагогик ярдәм күрсәтү өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максатларында 21–23 май көннәрендә Министрлыкның Республика ресурс үзәге базасында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбия процессы белгечләренең психологик-педагогик компетентлыгы» дигән квалификация күтәрү курсы узды.

Программа кысаларында стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә балигъ булмаганнар белән социаль эшләүнең норматив һәм документацион аспектлары каралды. Шулай ук социаль приютлар белгечләренең һөнәри компетенцияләрен бәяләү нәтиҗәләренә анализ ясалды, яшүсмерләрнең психологик реакцияләре, яшүсмерләр белән конструктив аралашу методлары өйрәнелде. Укулар барышында тернәкләндерү программаларын төзү структурасына, чараларны планлаштыруга һәм белгечнең эш документациясен рәсмиләштерүгә карата таләпләр каралды.

Курс тыңлаучылары чараның практик әһәмияте югары булуын билгеләп үттеләр. 33 белгечнең барысы да укуларны уңышлы тәмамлап, квалификация күтәрү турында таныклык алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International