Кукмараның "Тылсым" үзәге белгече волонтерлык буенча гомумрусия конференциядә катнашкан

2013 елның 15 ноябре, җомга
10 нчы ноябрьдән 12сенә чаклы Мәскәүдә "Русиядә ирекле ярдәм үсеше стратегиясе" дип исемләнгән   волонтерлык буенча гомумрусия конференциясе узган.  Биредә Кукмараның "Тылсым" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгеннән дә белгеч катнашкан. Ул "Волонтер" яшьләр хәрәкәте делегациясе составына кергән. Психолог "Инфрастуктура, ирекле ярдәм үзәкләре, ирекле ярдәмне үстерү өлкәсендә дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек" дигән темага секция эшчәнлегендә катнашкан.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International