Югары Ослан районында муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының чираттагы утырышы узды. Катнашучылар бер гаиләне карадылар, анда бер балигъ булмаган бала тәрбияләнә.
Хәзерге вакытта «Татарстан Республикасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне һәм балигъ булмаганнарны исәпкә алу һәм мониторинглау» мәгълүмат системасында Югары Ослан районыннан җиде гаилә тора. Ел башыннан районда муниципаль социаль-тернәкләндерү консилиумының 11 утырышы узды, аларда 21 гаилә каралды.