«Гаилә» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт муниципаль районының «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре ата-аналар һәм балигъ булмаганнар өчен уртак чара оештырдылар.
Күпбалалы гаиләдәге балалар уртак рәсем ясадылар. Кызыклы иҗат дәресе һәркемгә ошады. Кунаклар да, оештыручылар үзләре дә бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.