Бүген Бөек Ватан сугышы ветераны, Әлмәт муниципаль районының мактаулы гражданы, «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучы Минисә Сабирова 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Бу күркәм дата белән аны социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре котлады. Аңа нык сәламәтлек, актив озын гомер, якыннарының һәм туганнарының игътибарын тоеп яшәвен теләделәр.