Татарстанда һәр икенче өлкән буын вәкилен актив эшчәнлеккә җәлеп итәргә планлаштыралар

2025 елның 22 мае, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасында 4 млн граждан яши, шуларның 935 меңе – эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Республикада уртача гомер озынлыгы – 75,2 ел.

Демографик хәлне анализлау күрсәткәнчә, 2030 елга эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк гражданнарның чагыштырма күләме 30 % ка кадәр артачак. Димәк, инде хәзер үк өлкән буын гражданнарының сәламәтлеген саклауны тәэмин итү өчен шартлар тудыруга аерым игътибар бирергә кирәк.

2025 елның 1 гыйнварыннан Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты старт алды, аның мөһим өлеше – «Актив озын гомерлелек» республика программасы булды. Ул 2025−2030 елларга исәпләнгән.

2025 елда программаны гамәлгә ашыруда, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан тыш, барлык профильле ведомстволар да катнаша.

Программаның максаты – Татарстанда һәр икенче өлкән буын вәкилен актив эшчәнлеккә җәлеп итү. Бу якынча 480 мең кеше, яки эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәк булган барлык гражданнарның 44 %.

Өлкән буын белән эшләүдә Татарстанның иҗтимагый оешмалары аерым роль уйный. Мәсәлән, Россия Пенсионерлар берлегенең республика буенча төбәк бүлеге эре проектларны гамәлгә ашыра, алар арасында «Өченче буын университеты». Анда 100 меңнән артык өлкән яшьтәге татарстанлы укыган инде. Моннан тыш, иҗтимагый оешма спорт-сәламәтләндерү чаралары үткәрә.

Мәдәният өлкәсендә кызыксынулар буенча 162 клуб эшли, алар 3 меңгә якын пенсионерны үз эченә ала. Барлык муниципаль берәмлекләрдә дә вокаль-хор һәм декоратив-гамәли иҗат үсеш ала. Республиканың тарихи-мәдәни мирасын өйрәнү һәм тарихи объектларга бару зур кызыксыну уята.

Татарстан Республикасы Ветераннар (пенсионерлар) советының төбәк иҗтимагый оешмасы зур патриотик эш алып бара. 130 меңнән артык ветеран, оешма әгъзалары, МХО катнашучыларга ярдәм итүдә катнаша, фронтка кирәкле әйберләр җибәрә, җылы киемнәр бәйли, окоп шәмнәре ясый.

Өлкәннәрнең мәдәни тормышында ветераннар арасында «Балкыш» («Сияние») үзешчән башкаручыларның республика фестивале проекты аерым урын алып тора. Үткәрә башлаганнан бирле, фестивальдә 120 меңнән артык кеше катнашкан.

Татарстанлылар барлык чаралар турында zabota-tatar.ru сайтында белә ала, анда «Алтын еллар – Золотые годы» дигән махсус бүлек бар. Әлеге ресурс аша теләсә кайсы дәрескә язылырга мөмкин.

Илкүләм проектлар ярдәмендә иҗтимагый оешмалар дәүләт белән берлектә өлкән буын кешеләренең тормышын якты һәм бай, чаралар белән тулы итәргә булышалар. Аларның эшчәнлеге гражданнарның сәламәтлегенә, үз-үзләрен тормышка ашыруына һәм белемнәренә, буыннар арасындагы элемтәләрне ныгытуга йогынты ясый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International