«Гаилә» илкүләм проекты ярдәм үтемле булсын өчен эшли

2025 елның 21 мае, чәршәмбе

Буа районының «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» проектын гамәлгә ашыру кысаларында авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны район үзәк хастаханәсенә диспансерлаштыру узу, профилактик тикшерү өчен китерүне дәвам итә.

Ел башыннан медицина учреждениеләренә Буа районының авыл торак пунктларыннан 454 кеше китерелгән. Өлкән яшьтәге гражданнар илтеп җиткерүне оештыручыларга күрсәткән кайгыртулары һәм игътибарлары өчен рәхмәтләрен белдерәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International