Балаларның иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буенча чаралар комплексы кысаларында Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы балигъ булмаганнар арасында «Син ялгыз түгел – шалтырат!» акциясе уздырды.
Акциянең максаты – балаларның ышаныч телефоны барлыгы турында хәбәрдарлыгын арттыру. Психолог балаларга ышаныч телефоны аша аноним һәм түләүсез психологик ярдәм алу мөмкинлеге турында сөйләде, нинди ситуацияләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты.
Чара тәмамланганнан соң һәр катнашучы балалар ышаныч телефоны номеры белән белешмәлек алды.