Бала белән диалогны ничек төзергә? Түбән Кама районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә узган «Бәхетле гаилә әлифбасы» ата-аналар клубы дәресе әлеге сорауга җавап эзләүгә багышланды.
Чараның төп элементларының берсе «Битлексез» тренинг биреме булды, ул шунда ук ата-аналарны ихласлык атмосферасына чумдырды. Катнашучылар үз кичерешләре белән уртаклаштылар.
Үз балачагыңны һәм ата-анаңны анализлауга «Әһәмиятле олы кеше» психотерапевтик күнегүе юнәлдерелгән иде.
Катнашучылар гаилә традицияләре, уртак эшчәнлек, җылы әңгәмәләр һәм хәтта кочаклашулар да үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итүен ачыкладылар.
Чара «2024–2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү» юнәлеше буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фонды гранты акчасына сатып алынган җиһазларны кулланып үткәрелде.