«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 6 майда Тәтеш районының социаль яклау бүлеге базасында ата-аналары алимент түләүдән баш тартучы балалары булган гаиләләргә чираттагы түләүсез юридик ярдәм көне оештырылды. Чарада суд приставлары хезмәте, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль яклау үзәге белгечләре катнашты.
Консультация сорап хәзерге вакытта балигъ булмаган баласын карау өчен алимент алмаган хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аңа килеп туган хәлдән чыгу буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Гражданнарга алимент түләтү буенча чираттагы хокукый ярдәм көне 3 июньдә оештырылачак.