«Гаилә» проекты кысаларында өлкәннәрне медицина учреждениеләренә илтү дәвам итә

2025 елның 20 апреле, якшәмбе

Лениногорск районында «Гаилә» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проекты буенча авыл җирендә яшәүче 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны медицина оешмасына китерү чаралары «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белән берлектә район үзәк хастаханәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Өлкән яшьтәге гражданнарны район хастаханәсендә табиб-терапевтлар кабул итә. Чаралар аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтә, үз сәламәтлекләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.

Бүгенге көндә проектта 65 яшьтән өлкәнрәк 338 граждан катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International