Янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә «Өмет» үзәгенең көндезге тору төркемендә катнашучылар барды

2025 елның 29 апреле, сишәмбе

Биектау районындагы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре көндезге тору төркеме яшьләре өчен янгын сүндерү-коткару бүлегенә экскурсия оештырдылар.

Биектау янгын сүндерү-коткару гарнизоны начальнигы эчке хезмәт майоры Равил Шәймәрданов кунакларны кабинетлары буйлап йөртте, хезмәткәрләрне өйрәтү һәм күнекмәләрнең ничек узуын сөйләде һәм күрсәтте. Иң мавыктыргычы янгын сүндерү машиналары эше белән танышу булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International